Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.
Аларның язмышы – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дѳньяви гамәлләр турында уйлыйлар.
Безнең Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кѳтәбез.
Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимга – тере Аллаһы шәһәренә килдегез! Сез шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына килдегез.