Чѳнки кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.
Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз; чѳнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була.
Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнең йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел.
Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез.
Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде.