Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнең иң мѳһим почмак ташы.
Ул бѳтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина ѳскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп җитә.
Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаһы Үзенең Рухы аркылы яши торган урын булып тѳзеләсез.