Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Иманы зәгыйфь булганны, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез. Кайберәүләрнең иманы аңа һәртѳрле ризыкны ашарга рѳхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый. Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хѳкем итмәсен; чѳнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән. Башканың хезмәтчесен хѳкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; һәм басып торачак, чѳнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле. Берәүләр ниндидер бер кѳнне башка кѳннән мѳһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр кѳнне бертѳрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын. Кем бер кѳнне икенчесеннән мѳһимрәк саный икән, ул аны Раббы хѳрмәтенә мѳһим дип исәпли. Кем ашый икән, ул Раббы хѳрмәтенә ашый, чѳнки Аллаһыга шѳкер итә. Кем ашамый икән, ул Раббы хакы ѳчен ашамый һәм Аллаһыга шѳкер итә. Чѳнки безнең беребез дә үзе ѳчен яшәми һәм беребез дә үзе ѳчен үлми. Әгәр яшибез икән – Раббы ѳчен яшибез, үләбез икән – Раббы ѳчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме – без һәрвакыт Раббыныкы. Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә. Шулай булгач, син ни ѳчен имандашыңны хѳкем итәсең? Ә син ни ѳчен имандашыңны кимсетәсең? Без барыбыз да Аллаһының хѳкем итү урыны алдына басачакбыз. Чѳнки Изге язмада болай дип язылган: «Минем тере булуым хак булган кебек, – Минем алда һәрбер кеше тез чүгәчәк, һәр тел Минем Аллаһы икәнемне икърар итәчәк, – $ди Раббы». Шулай итеп, безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш. Сез билгеле бер кѳннәргә, айларга, елларга һәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез. Сезгә куйган авыр хезмәтем юкка гына булмадымы икән дип, сезнең ѳчен куркам.
Выбор основного перевода