Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Чѳнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яһүдләрне һәм яһүд булмаганнарны да бер итте, Үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде. Ул канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике тѳркемнән яңа бер халык булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру, Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру. Гѳнаһлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гѳнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз.
Выбор основного перевода