Ә мин тәнем белән түгел, күңелем белән яныгызда булганда, андый эш эшләүчене арагызда булган кебек хѳкем иттем:
Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен.
Ә без, туганнар, сезнең белән кыска вакытка аерылыштык (күңелләребез түгел, ә тәннәребез генә аерылышты) һәм сезне шундый сагындык, үзегезне бик нык күрәсебез килде.
Имандашларыгызның дѳньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз.