Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез.
Шуңа күрә, Раббы исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: тормышыгызны буш уйлы мәҗүсиләр кебек дәвам итмәгез. Үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган һәм алар Аллаһы бирә торган тормыштан аерылганнар.
Ә сез Мәсих хакында болай ѳйрәнмәдегез.
Аллаһыны канәгатьләндерү ѳчен ничек яшәргә кирәклеге турында ѳйрәткән идек, һәм сез шул ѳйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без һәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз.