Канунны үтәсәң, сѳннәтле булуың файдалы; ә инде син аны бозасың икән, ул чакта сѳннәткә утыртылмаган кебек буласың.
Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларның барысына да каргыш тѳште. Чѳнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бѳтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнә», – дип язылган.
Хәтта сѳннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану ѳчен, сѳннәтле булуыгызны телиләр.