Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гѳнаһ кылуны дәвам итәргәме? Инде нишлик? Канун астында түгел, бәлки Аллаһының мәрхәмәте астында булганга күрә, безгә гѳнаһ кылыргамы? Бер вакытта да! Сез моны беләсездер: үзегезне итагатьле кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның коллары булырсыз: гѳнаһ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаһыны тыңлаучанлыкның коллары булсагыз, бу сезне Аллаһы алдында хак саналуга алып килер. Аллаһыга шѳкер, элек гѳнаһ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тѳренә чын күңелдән итагать иттегез. Гѳнаһтан азат ителгәч, тәкъвалык коллары булдыгыз. (Сезнең табигый кѳчсезлегегез сәбәпле, кешеләр фикер йѳрткәнчә сѳйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка һәм явызлыкка кол итеп тапшырганыгыз кебек, хәзер аларны, изге тормыш итү ѳчен, тәкъвалыкка кол итеп тапшырыгыз. Сез, гѳнаһ коллары булган вакытта, тәкъвалык гамәлләренә карата азат идегез. Элек кылган яман эшләрегездән сез нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрдән хәзер сез ояласыз, чѳнки аларның ахыры – үлем. Ләкин хәзер, гѳнаһтан азат ителгәнлектән, Аллаһының коллары булгач, изгелеккә илтүче уңышка ия буласыз, нәтиҗәдә мәңгелек тормыш алырсыз. Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын. Чѳнки, барсыннан хѳр булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаһыга китерү ѳчен, мин һәммәсенә кол булдым. Мәсих безне ирекле булу ѳчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына тѳшмәгез.
Выбор основного перевода