Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.
Шулай булгач, безнең аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йѳкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни ѳчен Аллаһыны сыныйсыз?
Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде.
Шуңа күрә, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, бәлки ирекле хатын балалары.