Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Хәтта нәрсә эшләвемне дә аңламыйм; чѳнки теләгәнемне түгел, бәлки нәфрәт иткәнемне эшлим. Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, канун яхшы дип, аның белән килешәм. Шулай булгач, инде моны үзем түгел, бәлки миндә яши торган гѳнаһ эшли. Чѳнки беләм: миндә, ягъни кешелек табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин. Теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, бәлки миндә яшәүче гѳнаһ эшли. Шулай итеп, моннан шундый кагыйдә табам: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм. Эчемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы кѳрәшә һәм мине үземдә эш итүче гѳнаһ канунына буйсындыра. Сѳеклеләрем! Сездән, килмешәкләрдән һәм мосафирлардан үтенәм: җанга каршы кѳрәшүче гѳнаһлы теләкләрдән читләшегез;
Выбор основного перевода