Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: аларның хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды. Алар кебек үк, ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата хайвани теләк белән яндылар вә бер-берсе белән рисвайлык кылдылар һәм үзләренең азгынлыклары ѳчен тиешле җәза алдылар. Шулай итеп, Аллаһы турында белүне истә тотуны мѳһим дип исәпләмәгән ѳчен, Аллаһы аларны, эшләнергә тиешле булмаган эшләрен кыла бирсеннәр ѳчен, бозык акылга дучар итте. Аларның күңелләре һәртѳрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кѳнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, яла ягучылар, Аллаһыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр, акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр. Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр,
Выбор основного перевода