Алар Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табындылар һәм хезмәт иттеләр. Тудыручыга исә мәңгегә дан булсын. Амин.
Шулай итеп, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дѳньяда бернәрсә түгел, һәм Аллаһыдан башка илаһ юк.
Чѳнки җирдә яисә күктә илаһлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар),