Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар.
Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел; Изге язмада: «Синең нәселең Исхак аркылы булыр», – диелгән бит.
Ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаһы балалары дигән сүз түгел; бәлки, Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары булып санала.
Ә вәгъдә сүзе болай иде: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның улы булыр».