Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый.
Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз.
Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.
Ә Аллаһы безне, Аныкы булганнарны, тулысынча азат иткәнче, Аллаһы вәгъдә иткәнне алачагыбыз ѳчен Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Һәм шуның аркылы Аллаһының данына мактау булыр.