Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.
– Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең?
– Сезгә хак сүз әйтәм: гѳнаһ кылучы һәркем – гѳнаһ колы.
Кол ѳйдә мәңге тормый, ә атаның улы анда мәңге тора.
Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз.