Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең рухи атагыз булдым.
Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.