Мин аларның гѳнаһларын алып ташлаганда, алар белән килешүем менә шул булыр».
«Киләчәк кѳннәрдә Мин алар белән тѳзиячәк килешү шушы, – ди Аллаһы. – Мин Үз кануннарымны аларның күңелләренә салачакмын, зиһеннәренә язып куячакмын».
Аннары Ул болай дип ѳсти: «Аларның гѳнаһларын вә явыз эшләрен Мин инде беркайчан да искә алмам».