Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:Мин дошманнарыңны салганчыСинең аякларың астынаУтыр Минем уң ягымда», –диде. Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. Шуңа күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гѳнаһларын йолар ѳчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр ѳчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Изге туганнар, сезне дә Аллаһы чакырып алган. Шуңа күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманның Аллаһы җибәргән Баш Руханиен саклагыз. Безнең күкләр аша узган бѳек Баш Руханиебыз – Аллаһы Улы Гайсәбез бар, шуңа күрә, үзебез тоткан иманга тугрылыклы булып калыйк. Гайсә анда, безнең хакка, бездән алдарак керде. Мәлик-Садыйк ничек баш рухани булса, Гайсә дә мәңгегә Баш Рухани булды. Безгә нәкъ менә шундый Баш Рухани кирәк: Ул изге, гаепсез, саф, гѳнаһлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән. Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнең Баш Рухание булып килде. Ул бѳегрәк вә камилрәк, кеше кулы салмаган һәм бу фани дѳньяныкы булмаган чатыр аркылы барды. Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.
Выбор основного перевода