Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Ата-бабаларыбызның чүлдә шаһитлек чатыры булган. Ул чатыр, Аллаһы Мусага боерганча, аңа күрсәтелгән үрнәктә ясалган булган. Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә. Күктәге үрнәк буенча җирдә тѳзелгән нәрсәләр шул рәвешле чистартылырга тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән пакьләндерүне таләп итә. Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару ѳчен кѳймә тѳзегән. Аның иманы дѳньяны хѳкем иткән, һәм иманы аркасында Аллаһы аны хак дип игълан иткән. Карагыз аны, үзегезгә сѳйләүче Аллаһыны кире какмагыз. Җирдә сѳйләгән чагында кешеләр Аны тыңламаган ѳчен җәзасыз калмаган икән, күктән торып кисәткәндә Аңардан баш тартсак, без тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз.
Выбор основного перевода