Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Ул безне яңа килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте. Яңа килешү, язылган канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чѳнки язылган канун үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде. Ул кешенең чыгышына кагылышлы канун әмере буенча түгел, ә мәңге бетми торган яшәү кѳче буенча Рухани булды. Шул рәвешле, Аллаһы тѳзегән әйбәтрәк килешүнең ышанычлысы Гайсә булды. Шуңа күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гѳнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар ѳчен, яңа килешүне Урнаштыручы булды. Сез яңа килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аның Һабил каныннан әйбәтрәк сѳйләүче сибелгән каны янына килдегез.
Выбор основного перевода