Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде. Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә. Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Һәр рухани, кѳн саен гыйбадәт кылып, күп тапкырлар шул ук корбаннарны китерә, әмма алар кешене һичкайчан гѳнаһлардан арындыра алмый.
Выбор основного перевода