Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан ѳйрәтеләчәк», – дип язылган. Атадан ишетеп ѳйрәнүче һәркем Минем янга килә.
Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнең үзегездә тора һәм сез һичкемнең ѳйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Мәсихнең Рухы сезгә барын да ѳйрәтә, һәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә ѳйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз.