Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла. Хәзер Син, Атам, дѳнья яратылганга кадәр Минем Синең белән булгандагы даным белән Үз яныңда Мине данла. Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. Шуңа күрә дә Ул үзе аркылы Аллаһыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Чѳнки Ул, алар турында Аллаһыга мѳрәҗәгать итеп, алар турында ялвару ѳчен һәрвакыт яши.
Выбор основного перевода