Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Имандашлар, мин Аллаһы Рухына ия булучыларга сѳйләгән кебек сѳйли алмадым, бәлки дѳньяви кешеләргә, Мәсих юлында әле дә имчәк баласы кебек булганнарга сѳйләгән кебек сѳйләдем сезгә. Мин сезгә каты ризык түгел, бәлки сѳт ашаттым, чѳнки сез ул ризык белән тукланырлык дәрәҗәдә түгел идегез һәм хәзер дә әзер түгелсез. яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сѳт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез; – Син, Исраил мѳгаллиме була торып, шуны белмисеңме? – диде аңа Гайсә. – Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру ѳчен тере сүзләрне кабул итеп ул алган. Без дә бала вакытта бу дѳнья белән идарә итүче кѳчләр коллыгында идек. Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде.
Выбор основного перевода