Ул, бүтән баш руханилар сыман, кѳн саен башта Үзенең гѳнаһлары, аннары халыкның гѳнаһлары ѳчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен корбан итеп, бер тапкыр һәм мәңгелек корбан китерде.
Ә икенче ѳлешкә баш рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе ѳчен дә, белмичә гѳнаһ кылган халык ѳчен дә Аллаһыга корбан итеп кан китерә.