Гайсә җавап бирде:– Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Сез «Аллаһыбыз» дип атаган Атам Мине данлый.
Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнең ѳчен – аларның балалары ѳчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым».