Ул читкәрәк китте һәм җиргә йѳзтүбән капланып дога кылды:– Атам! Әгәр мѳмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын.
Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, алар йоклый иде.– Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә йокламыйча түзә алмадыгыз? – диде Ул Петергә. –
Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!
Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды:– Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мѳмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: аларның күзләрен йокы баскан иде.
Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм ѳченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.
Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте.
Торыгыз, киттек! Карагыз, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.
Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Гайсә шәкертләренә әйтте:– Мин дога кылган вакытта монда утырып торыгыз.
Ул Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш һәм тойгылар биләп алды.
Гайсә аларга әйтте:– Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда кѳтегез һәм уяу булыгыз!
Ул читкәрәк китте һәм, җиргә егылып, мѳмкин булса, газаплар сәгате Үзеннән үтеп китсен иде дип, дога кылды.
– Абба, Әти! Сиңа бар нәрсә мѳмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синең ихтыярың буенча булсын!
Гайсә әйләнеп килгәндә, ѳч шәкерте йоклый иде.– Шимун, син йоклап ятасыңмы? Йокламыйча бер сәгать тә тора алмадыңмы? – диде Ул Петергә. –
Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!
Гайсә тагын читкә китеп һәм шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.
Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.
Ѳченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырыла.
Торыгыз, киттек! Карагыз, Миңа хыянәт итүче килә.
Гайсә, гадәтенчә, шәһәрдән Зәйтүн тавына китте; Аның белән бергә шәкертләре дә барды.
Анда барып җиткәч, Ул аларга:– Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен дога кылыгыз, – диде.
Һәм Үзе, алардан таш атымы кадәр читкәрәк китеп, тезләнеп дога кылды
һәм әйтте:– Йа, Ата! Әгәр теләсәң, бу газаплар касәсен Миннән кире алчы. Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын.[
Шул вакыт, Аның янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгытты.
Күңеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды.]
Дога кылган урыннан торып, Ул шәкертләре янына килде һәм аларны кайгыдан талчыгып йоклап яткан хәлдә күрде
һәм аларга әйтте:– Нигә йоклап ятасыз? Торыгыз һәм, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз.
Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуның ѳчен килдем дә.