Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мѳмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуның ѳчен, үзебез Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән ѳмет белән куанабыз. Әллә Аллаһы йорты булуыгызны һәм сездә Аллаһы Рухы яшәвен белмисезме? Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаһы Үзенең Рухы аркылы яши торган урын булып тѳзеләсез. Чѳнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы. Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым. Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган тере Аллаһы бердәмлегендә, димәк, Аллаһы йортында син нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.
Выбор основного перевода