Чѳнки: «Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем Һәм котылу кѳнендә сиңа ярдәм иттем», – дип әйтә Аллаһы. Менә хәзер уңай вакыт, менә хәзер котылу кѳне!
Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.
Шуңа күрә хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз.
Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик.
Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу ѳчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кѳч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чѳнки Раббы кѳненең якынлашуын күреп торасыз.