Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз. Чѳнки без – Аның тәненең әгъзалары. Ә Мәсих Аллаһы йорты ѳчен җаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аның йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә ѳметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак. Болар аркылы Ул безгә иң бѳек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, сез явыз нәфесләр аркасында бозылган дѳньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз.
Выбор основного перевода