Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның ѳстендә Аллаһының ачуы торачак.
Шулай итеп, Аллаһының безгә тынычлык, ял бирү хакындагы вәгъдәсе әле үз кѳчендә калганга күрә, берәребез аны алудан мәхрүм ителә дип табылмасын ѳчен, сак булыйк.
Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын; ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен.