Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Әгәр ташларга чокып язылган, үлем китерүче хезмәт шундый дан белән килгән ки, исраиллеләр Мусаның йѳзенә, хәтта аның даны югалып барса да, карый алмаганнар икән, ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак түгелме? Чѳнки кешене хѳкемгә китерүче хезмәт данлы икән, хаклыкка китерүче хезмәтнең даны тагын да артыграк. Кайчандыр данлы булган берәр нәрсәнең инде хәзер даны булмый, чѳнки аның урынына тагын да данлырак башка нәрсә бар. Чѳнки югала барган нәрсә данлы булган икән, мәңге дәвам итүче нәрсә тагын да данлырак. Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яңа килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яңа килешү әйбәтрәк, чѳнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән. Безнең Аллаһы йорты башында торучы бѳек Руханиебыз бар.
Выбор основного перевода