Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаһының тынычлыгын кабул итәбез. Аллаһы: «Ачуым чыгып, Мин ант иттем: алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – диде. Гәрчә, дѳньяны бар иткәннән соң, Аның эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте.
Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – дип язылган.
Шуңа күрә, Аның тынычлыгын алу ѳчен бар кѳчебезне куйыйк, тыңлаусызлар үрнәгенә ияргән ѳчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын.