– Туганнар һәм аксакаллар! – дип сүзен башлады Эстефән. – Тыңлагыз. Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месупотамиядә аңа шѳһрәтле Аллаһы күренгән
һәм: «Үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдыр һәм Мин күрсәтәчәк җиргә кит», – дигән.
Шуннан соң Ибраһим, халдайлыларның биләмәләреннән чыгып, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң Аллаһы аны хәзер сез яши торган менә шушы якларга күчергән.