Шулай итеп, җирдә түгелгән бѳтен тәкъваларның каны сезнең башка тѳшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында сез үтергән Берехия улы Зәкәрия канына кадәр.
Чѳнки йѳрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү – котылу бирә.
Безгә явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый. Ул ни ѳчен энесен үтергән? Чѳнки Кабилның эшләре явыз, ә энесенең эшләре тәкъва булган.