Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Һабил Аллаһыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы ѳчен Аллаһы аның корбаннарын хуплады һәм аны хак кеше дип раслады. Иманы аркылы Һабил, үзе исән булмаса да, безгә әле һаман сѳйли. Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дѳньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмадылар, чѳнки Аллаһы аны Үз янына алган иде. Аның турында, ул дѳньядан алынганчы Аллаһыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада. Алар һәммәсе дә иманнары ѳчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә, җирдә яшәгән чагында, үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады.
Выбор основного перевода