Аллаһы Гайсә Мәсихкә иман итү аша барлык ышанучыларны хак саный. Кеше белән кеше арасында аерма юк,
Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар.
Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух кѳннәрендә – Аллаһыга итагатьсез булганнар. Әмма Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, кѳймәнең тѳзелеп бетүен кѳткән; ул кѳймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган.
Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: дәһриләр ѳстенә туфан китерткән.