8
Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гѳнаһ ѳчен корбаннар да китерүне теләмәдең, алар Сине сѳендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде.
«Аны бѳтен йѳрәгең, бѳтен уйларың һәм бѳтен кѳчең белән ярату» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату» бѳтен корбан итеп чалынган хайваннардан да һәм корбан итеп яндырылган бүләкләрдән дә мѳһимрәк.
Әгәр җирдә булса, Ул рухани булмас иде, чѳнки Муса кануны буенча корбан китерүчеләр инде бар.
Шуңа күрә, дѳньяга килгәч, Мәсих: «Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдең, ләкин Син Минем ѳчен тән әзерләдең, – диде.