Мин аларның гѳнаһларын алып ташлаганда, алар белән килешүем менә шул булыр».
Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Шундый кѳннәр киләчәк, ди Раббы, Мин Исраил халкы вә Яһүд халкы белән яңа килешү тѳзиячәкмен.
Исраил халкы белән Мин киләчәк кѳннәрдә тѳзиячәк килешү шушы: Үз кануннарымны Мин аларның зиһеннәренә салачакмын, күңелләренә язып куячакмын. Мин – аларның Аллаһысы, ә алар Минем халкым булачак.