Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.
Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дѳнья яратылганнан бирле, Үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гѳнаһны бетерер ѳчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде.
Канун – киләсе яхшы нәрсәләрнең тѳгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә ул, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаһы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый.