Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз. Шулай итеп, ризык һәм эчемлек ѳчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә кѳннәренә кагылышлы сораулар ѳчен сезне һичкем хѳкем итмәсен. Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә. Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тѳзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаһы. Моның бүгенге кѳн ѳчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән Аллаһыга гыйбадәт кылучының вѳҗданы сафлана алмый.
Выбор основного перевода