Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: кешеләрнең бѳтен гѳнаһлары һәм кѳферлекләре кичерелер, әмма Аллаһы Рухына каршы кѳферләнү кичерелмәс.
Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?
Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык,
Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы үкчәсен күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш.
Шул рәвешчә, кичке аштан соң кулына касә алып әйтте: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган яңа килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу ѳчен эчегез».
Чѳнки, кемдер Раббы тәненә әһәмият бирмичә ашый һәм эчә икән, ул шуның белән үзен-үзе хѳкемгә дучар итә.