Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыярында җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз ѳчен ул һәрвакыт сезнең ѳчен бик тырышып дога кыла.
Аллаһы Үзе, тынычлык чыганагы, сезне бѳтен килеш изге итсен. Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәндә Ул бѳтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын.