Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иакова
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр. Моңа гына түгел, бәлки михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чѳнки беләбез: михнәт түземлек тудыра, түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан ѳмет хасил була. Ә ѳмет алдамый, чѳнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йѳрәкләребезгә мул итеп яудырган. Шулай итеп, сезнең хакта аның алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым, киресенчә, без сезнең хакта һәрвакыт дѳрес сѳйләгәнбез икән. Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дѳрес булып чыкты. Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сѳендегез дә, чѳнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез. Шуңа күрә хәзер кыска вакытлы тѳрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хѳрмәт һәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнең иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит. Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану ѳчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз.
Иакова
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода