Инде нәрсә әйтик? Әллә канун гѳнаһмы? Һич тә юк! Әмма мин гѳнаһны канун аркылы гына белдем. Әгәр канун: «Башка кешенекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, мин нәфесләнүнең нәрсә икәнен аңламаган булыр идем.
Әмма гѳнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртѳрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка, гѳнаһ үле.
Кайчандыр мин кануннан башка яши идем; әмма Аллаһы тарафыннан әмер бирелгәч, гѳнаһ терелде,
һәм мин үлдем. Шулай итеп, яшәү китерергә тиешле әмер чынлыкта исә үлем китерде.