Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иакова
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез. Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк. Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, Аллаһы сезгә: «Улым Минем, Раббың шулай тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебеңне күрсәткәндә күңелеңне тѳшермә. Тыңлагыз, сѳекле имандашларым! Аллаһы иманга бай булырга һәм Үзен яратучыларга Үзе вәгъдә иткән Патшалыкны кабул итәргә дѳнья күзлегеннән караганда ярлы булып күренгәннәрне сайлады түгелме? Һәм Баш Кѳтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз. Алда сине кѳткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар ѳчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тѳрмәгә утыртачак һәм ун кѳн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен.
Иакова
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода