Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иакова
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шунда яһүдләр үзара:– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны ѳйрәтергә тели микән? Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты һәм Раббының аны ничек итеп зинданнан чыгаруы турында аларга сѳйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, туганнарга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте. һәм алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм ѳлкәннәрдән – сезнең туганнарыгыздан – Антиухеядәге, Суриядәге һәм Киликиядәге, мәҗүсилектән күчкән иман итүче туганнарга сәлам. Безнең унике кабилә, ул вәгъдәнең тормышка ашуына ѳмет баглап, кѳне-тѳне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Әгрип патша, яһүдләр мине шушы ѳмет ѳчен гаеплиләр. Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә китерү ѳчен җибәрелдем мин. Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия ѳлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам!
Иакова
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода