Гайсә исә әйтте:– Йа, Ата! Аларны кичер, чѳнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр.]Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аның киемнәрен бүлештеләр.
Гайсә каты тавыш белән:– Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип кычкырды һәм шуны әйткәннән соң җан бирде.
Бүлмәдән бѳтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды һәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм, Петерне күргәч, торып утырды.