Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:Мин дошманнарыңны салганчыСинең аякларың астынаУтыр Минем уң ягымда», –диде. Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте. Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр. Бу тәкъдим барсына да ошады. Иман һәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм яһүд диненә мәҗүсилектән кабул ителгән антиухеяле Никүләйне сайладылар. Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.
Выбор основного перевода